Хәвеф-хәтәр
6 октябрь 2023, 12:07

Яңа туган сабыйга инфаркт?

Новосибирск кардиохирурглары сабыйны үлемнән коткарган.

ufa.firmika.ru/med/__kardiohirurg Яңа туган сабыйга инфаркт?ufa.firmika.ru/med/__kardiohirurg Яңа туган сабыйга инфаркт?
Яңа туган сабыйга инфаркт?Фото:ufa.firmika.ru/med/__kardiohirurg

Русия табиблары яңа туган баланы инфаркттан коткарган. Йөрәк авырулы бала Новосибирск шәһәрендә дөньяга килгән. Бу хакта "НГС" медицина учреждениесе матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә. Биш айлык кызга авыр коронар җитешсезлеге белән кардиохирурглар операция ясаган, баланың тумыштан йөрәк мацасы белән тукланучы артерияләрнең кимчелеге ачыкланган, сабый инфаркт чигендә булган. Сул коронар артериясе тиешенчә аортадан түгел, ә үпкә артериясеннән киткән. "Бу сирәк кимчелек, ул 100 000 яңа туган балага 3-5 сабыйда очрый һәм балалар инфарктларының төп сәбәбе булып тора. Гомернең беренче айларында уза, - дип сөйләгән йөрәк-кан тамырлары хирургы Илья Сойнов. - Хирургик тыкшыну уңышлы узды - катлаулы операция чорына карамастан, кыз төзәлүгә китте. Ике атна дәвамында ул табиблар күзәтүе астында булды һәм шуннан соң хастаханәдән амбулатор дәвалануга күчерелде».

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас