

Кичә Әлшәй районында Стәрлетамак-Раевка трассасында үсмерләр катнашлыгында коточкыч һәлакәт булды.
Башкортстанның Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясеннән әйтүләренчә, 16 яшьлек үсмер егет әнисеннән сорап тормый “Hyundai Creta” автомобилен алып чыгып китә. Аннары ул дусларына шалтырата һәм машинада җилдереп килергә чакыра.
Пассажирларның берсе сөйләвенчә, үсмерләр машинада исерткеч эчемлек эчә. Аннары Стәрлетамакка барырга карар итәләр. Юлда барганда машина руле артында утырган егет идарәне югалта: автомобиль бер яктан икенче якка боргалана башлый һәм юлдан чыгып оча. Ул берничә тапкыр әйләнә. Нәтиҗәдә алгы урындыкта утырган 13 яшьлек кыз урында ук җан бирә. 19 яшьлек ике пассажир егетне дәваханәгә илтәләр. Бераздан аларның берсе реанимациядә үлә...
Шунысы билгеле: водитель һәм балигъ булмаган мәрхүм кыз полициядә исәптә торганнар.
Әле бу вакыйга буенча җинаять эше ачылган.