

Яңавылда биш катлы йортта яшәүче яшь ир шушы көннәрдә фатирын бераз җылытып алырга уйлаган.
Гадәттән тыш хәл Ленин урамындагы йортта теркәлгән. Кичен 10 градуслар тирәсе булган һәм 27 яшьлек ир фатирында бик өшегән. Ул газ плитәсенең дүрт конфоркасын да кабызган да күрше бүлмәгә телевизор карарга чыккан. Күпмедер вакыттан соң шартлау яңгыраган. Аның бишенче каттагы ике бүлмәле фатирында барлык тәрәзәләр, ике күрше фатирның ишекләре чыгып очкан.
Егетне коточкыч пешүләр белән реанимациягә алып киткәннәр, ул комада, аның гомере өчен табиблар көрәшә. Яшь ир "Авангард Нефтесервис" компаниясендә слесарь булып эшләгән.