Хәвеф-хәтәр
2 октябрь 2023, 06:30

Исерек килеш буага чумганнар

Ял базасында бик аянычлы хәл булган. 

Исерек килеш буага чумганнарИсерек килеш буага чумганнар
Исерек килеш буага чумганнар

Үткән шимбәдә БР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Благовещен районындагы "Шәриповка" ял базасында фаҗига булуы турында мәгълүмат килгән.

Ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 1988 һәм 1991 елгы ике ир мунчадан соң су коенырга дип буага чумганнар да, судан чыга алмаганнар. Бу хәлне күреп калган башка ял итүчеләр егетләрне яр читенә аңсыз хәлдә алып чыкканнар.

Ашыгыч ярдәм чакыртканнар һәм табиблар килгәнче беренче медицина ярдәме күрсәткәннәр. Шул вакытта 1991 елгысы аңына килгән, аны авыр хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр.

Кызганычка каршы, икенчесен коткарып кала алмаганнар. Шаһитлар сүзләренчә, ирләр исерек булган. Күрәсең, салкын суда аларның тәннәрен көзән җыерган.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас