

Кушма Штатларның көньяк-көнбатышында җир асты суларының зур күләме аркасында җир ярыла башлаган. Җир өстендә 272 километр озынлыгындагы гаять озын ярыклар барлыкка килгән. Ярыклар Аризона, Юта, Калифорния һәм Техас штатларында пәйда булган. Гадәттә ярыклар таулар арасында хасыйл була һәм алар йортлар, юллар, буалар һәм каналларны җимерә.
Галимнәр бу хәлне, кешеләрнең су белән тәэмин итү максатында җир асты суларын актив суыртулары аркасында, җирнең утыруыннан яисә аның үзенең күләмен югалтуыннан күрә. Шул ук вакытта планета суыртылган су күләмен тутырырга өлгерә алмаганлыктан җирдә шулай ярыклар барлыкка килә.
Фото:e-news.su