

Автор сүзләре буенча, кичә, 28 сентябрь көнне, Төркиянең Анталья шәһәреннән Уфага кайтып килүче "Сorrendon Airlines" авиакомпаниясе самолетында проблема килеп чыккан. Очып барганда пилот борт эчендә кинәт һава бетүе һәм ашыгыч рәвештә җиргә төшәргә кирәклеге турында хәбәр иткән. Пилот паникага бирелеп микрофонга инглиз телендә: "Еmergency landing.Masks on urgently!" дип кычкырган. Һәм самолет зур тизлек белән кинәт аска оча башлаган. Шул секундларда пассажирлар алдына автомат рәвештә кислород битлекләре төшкән.
"Баш әйләнә, колаклар чатнап авырта, күңел болгана башлады. Балалар акыралар, елыйлар. Үләбез икән дип торам. Моны иң куркыныч аттракцион белән дә чагыштырырлык түгел!
Шуннан салонга кинәт салкын һава керде. Самолет тиешле тизлекне алды.
Пилотлар югалып калмадылар, үз эшләрен профессиональ рәвештә башкардылар. Аллага шөкер, хәзер барысы да яхшы. Без Уфага исән-сау төштек", - дигән шул рейс белән очучы бер пассажир.

