+22 °С
Яңгыр


Кичә көндез Уфада Галле исемендәге шәһәр урамындагы 34 санлы йорт ихатасыннан чыккан “Киа Рио” машинасы Зорге урамы яклап каршыга хәрәкәт итүче “Киа Рио” белән бәрелешкән.
Авариядә икенче “Киа” пассажиры – биш яшьлек кыз бала – башы җәрәхәтләнеп, дәваханәгә озатылган. Медицина ярдәме күрсәткәч, табиблар аны туганнары белән өйгә кайтарып җибәргән.
Юл авариясе очрагы буенча административ тикшерү оештырылган, дип хәбәр итәләр Уфаның дәүләт автоинспекциясендә.
Чыганак: bashinform.ru