Хәвеф-хәтәр
26 Сентября 2023, 04:18

Ипи комбинатында янгын чыккан

Коткаручылар ике сәгатьтән артык янгын белән көрәшкән. 

БРның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.БРның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Фото:БРның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.

Бүген төнлә Уфаның Элеваторная урамында урнашкан ипи комбинаты корпусына ут капкан. Янгын турындагы хәбәр 02:16 сәгатьтә килеп ирешкән. Вакыйга урынына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр ашыккан.

“Янгын бинаның техник катында чыккае. Оператив мәгълүматлар буенча, янгын мәйданы 120*60 метрлы үлчәмле мәйданда 60 кв.м тәшкил иткән. Бинаның тышкы ягыннан 200 кв.м мәйдандагы стена ишелеп төшкән. Янгын сүндерүгә  барлыгы 32 кеше һәм 15 берәмлек техника җәлеп ителде. 04:48 сәгатькә янгын сүндерелде”, – дип хәбәр иттеләр БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Кызганычка каршы, янгын нәтиҗәсендә каза күрүче бар. Аны дәваханәгә озатканнар. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас