Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
22 сентябрь 2023, 22:57

12 яшьлек малайлар аракы белән дару эчкәннәр

Балаларның берсе - реанимациядә. 

Мәскәүдә алтынчы сыйныфта укучы ике малай бер литр аракы алган, хәмер белән алар психотроп матдәләр (дарулар) эчкәннәр. Алар “өлкәннәр кебек утырып алырга” тәләгән. Малайларның  берсе – реанимациядә.

Телеграм-каналлар язуынча, Дмитров районында яшәүче ике 12 яшьлек малай  мәктәп ыгы-зыгысыннан арынырга, дәресләрдән ял итәргә теләп, ниндидер таблеткалар табып алган.  Үзләре белән 0,25 литрлы дүрт аракы шешәсе дә булган. Алар фатирда кәеф-сафа корып утырганнар.
Ике сәгать эчендә алар хәмер запасларын тулысынча эчеп беткәннәр һәм буш шешәләрне тәрәзәдән ыргытканнар. Күпмедер вакыттан соң малайларның берсенең хәле начарайган. Аңа ашыгыч ярдәм чакыртканнар, коточкыч агулану белән аны токсикореанимациягә салганнар. Ни гаҗәп, икенче малай үзен яхшы хис итә, аны хәтта махмыр да җәфаламый, ди...

Полиция хезмәткәрләре мәктәп укучыларының каян шулкадәр хәмер алулары белән кызыксына. Малайлар тулы, әйбәт гаиләләрдә тәрбияләнә, ди. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: