Хәвеф-хәтәр
21 сентябрь 2023, 16:59

Укучыларның дәрестә күзләре пешкән

Мәктәптә уку хәвефле була башлады түгелме?

capiton-mebel.rucapiton-mebel.ru
Фото:capiton-mebel.ru

Чиләбедә беренче сыйныф укучыларының санаторий бинасында үткән дәрес вакытында күзләре пешкән. Бу хакта  “ВКонтакте”ның “Агентство чрезвычайных новостей Челябинск” битендә  хәбәр ителә.

Вакыйга 19 сентябрьдә теркәлгән. Каза күргән бер укучының әнисе сүзләренчә, бу көнне мәктәптә беренче сыйныф укучылары белем алган кабинетта медицина тикшерүе узган. Укучыларны  күршедә генә урнашкан санаторий бинасына җибәргәннәр.

“Укытучы дәрескә кергәндә анда ультрашәмәхә лампалар кабызылган булган. Педагог аларны ничек сүндерергә икәнен белмәгән. Лампалар нәкъ такта янында урнашкан”, – дип сөйли укучының әнисе, бу кабинетта балаларга ике дәрес укытканнарын өстәп.

Дәресләр тәмамлангач, укучылар күзләре начар күрә  башлауга зарланган. Травмпунктта укучыларның күзләре аз дәрәҗәдә пешүен  ачыклаганнар. Медицина хезмәткәрләре пешү дәрәҗәсе җитди түгел һәм прокуратурага мөрәҗәгать итүгә нигез юк, дигәннәр. Ләкин моңа табиблар сүзләренә карамастан, бер укучының әнисе прокуратурага мөрәҗәгать иткән. 

Чыганак: lenta.ru

capiton-mebel.ru
Фото:capiton-mebel.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас