Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
19 сентябрь 2023, 01:47

Төркиягә ялга очканда...

Үсмер кыз үлгән. 

Mash Telegram-каналы.
Фото:Mash Telegram-каналы.

17 яшьлек үсмер кыз Төркиягә ялга очканда самолет бортында үлгән. Фаҗига шушы көннәрдә теркәлгән. Кыз әнисе һәм картәнисе белән Казаннан Антальяга очкан. Рейсны Төркиянең AnadoluJet авиакомпаниясе башкарган. Күккә күтәрелеп ун минут та үтми, кыз бала йөрәк өянәге кичерә. Социаль челтәрләрдә шаһитлар язуынча, кызның кинәт тын алышы начарайган, ул тончыга башлаган, тамагын кыргандай иткән, ахырда бөтенләй һушын югалткан.  Пассажирлар арасында ике медик (терапевт һәм анестезиолог) була, алар кызга реанимация чаралары үткәрә: йөрәккә массаж ясый һәм ясалма сулыш ясый, әмма бу ярдәм итми. Пилотлар самолетны ашыгыч рәвештә Казахстанның Уральск шәһәре аэрпортына утырталар.

Ул рейстагы пассажирлар сөйләвенчә, ашагыч ярдәм машинасын 40 минут (кайсыбер чыганаклар бер сәгать дип тә яза) көткәннәр. Самолет салонындагы медиклар бар көчләренә тырышканнар, әлбәттә, әмма дефибриллятор, кислород маскасы һәм йөрәкне эшләтеп җибәрә торган башка препаратларсыз тын алмаган кешенең гомерен  шулкадәр озак вакыт дәвамында саклап калу читен шул. Кызганычка каршы, үсмер кыз үлгән. Кем белә, бәлки, ашыгыч ярдәм бригадасы ярты сәгатькә иртәрәк килсә, үсмер исән калыр иде...

Казахстан аэропортында 4 сәгать торганнан соң гына самолет Антальяга очкан.

Кыз баланың үлеменең төгәл сәбәбен суд-медицина экспертизасы ачыклаячак. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы / kazan.aif.ru



Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: