Хәвеф-хәтәр
18 сентябрь 2023, 06:49

Башкортстан вахтовигы Төмән өлкәсендә үлемечле авария ясаган

Инспекторлар аны руль артында йоклап киткән, дип шикләнә. 

Төмән өлкәсе дәүләт автоинспекциясенең Телеграм-каналыннан.Төмән өлкәсе дәүләт автоинспекциясенең Телеграм-каналыннан.
Фото:Төмән өлкәсе дәүләт автоинспекциясенең Телеграм-каналыннан.

Шушы көннәрдә Тобольск шәһәре тирәсендә  Төмән – Ханты-Мансийск федераль юлының 255нче километрында  Башкортстаннан вахта юлы белән эшләүче ир үлемечле авария ясаган.  Төмән өлкәсе буенча ЮХХДИдә хәбәр итүләренчә, юлда “Чери” һәм “Шкода” автомобильләре бәрелешкән. “Чери” каршы юл полосасына чыккан дип фаразлана.

“Бәлки, “Чери” руле артындагы водитель йоклап киткәндер. Ир, вахтасын тәмамлап, Нижневартовскидан Башкортстанга кайтышлый 700 км юл үткән булган. Авария нәтиҗәсендә “Шкода”  руле артындагы 33 яшьлек хатын һәлак булган. Аның 12 яшьлек кызы дәваханәгә озатылган. Авариядән соң күп тә үтми кыз бала Тобольскида яшәүче әтисенә шалтыратып, һәлакәт хакында хәбәр иткән”, – диләр ведомствода.

“Чери” водителен дә  дәваханәгә озатканнар. Авария сәбәпләрен ЮХХДИ хезмәткәрләре ачыклый. 

Чыганак: nashgorod.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас