Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
18 сентябрь 2023, 21:25

Афәт салган зыянны саныйлар

Илдә 884 мең кешегә ярдәм кирәк.

Афәт салган зыянны саныйлар
Афәт салган зыянны саныйлар

Ливиядә көчле давыллы койма яңгыр һәм ике зур буаның ерылып китүе сәбәпле коточкыч су ташу китергән казадан соң 250 мең кеше 71,4 млн. долларлык ашыгыч финанс ярдәменә мохтаҗ. Гомум алганда, ил буенча 884 мең кешегә ярдәм кирәк. Әлеге вакытта Үсеш программасы хезмәткәрләре зыянның күләмен билгеләү өчен урынннарда мәгълүматлар җыя. Аңлашылуынча, стихияле казадан килгән зыян тагын да зуррак булмакчы.

          Урындагы властьлар гуманитар ярдәмгә 2,5 млрд. динар ягъни 51 млн. доллар акча бүлгән. Ләкин бу акчалар “Даниэль “ давылы китергән зыянны капларга җитмәячәк. Каза күргән муниципалитетларның барысына ярдәм күрсәтү өчен бу сумманы унга, хәтта егермегә тапкырларга кирәк, ди экспертлар.

Соңгы мәгълүматларга ярашлы, Ливия төньяк-көнчыгышында койма яңгырлар һәм су ташулар китергән афәттә һәлак булучылар саны 11 меңнән арткан. 20 мең кеше — хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Төп каза Дерна каласына килгән.

Бөтендөнья метеорология оешмасы җитәкчесе Петтери Таллас кешеләрне ашыгыч рәвештә күчергәндә һәм бәла килүе хакында халыкка тиешле мәгълүмат бирелгәндә, фаҗига күләме бу кадәр дә зур булмас иде дип исәпли.

          Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) Ливиядә давыл һәм су ташулар нәтиҗәсендә корбаннар күп булуына илдә еллар буена барган сәяси кризис аркасында җирле властьларның оешкан төстә эшләмәүләре китергән дигән фикердә.

          Бүгенге көннәрдә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Ливиягә зур ярдәм күрсәтә. Шулай ук Франция, Иран, Сәгуд Гарәбстаны, Тунис, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре гуманитар ярдәм озата.

Фото:dailysabah.com

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: