

Узган төндә башкала коткаручылары биектән егылып төшкән иргә ярдәм иткән. Вакыйга Черниковка бистәсенең Кольцевая урамында теркәлгән. 40 яшьләр чамасындагы ир күп катлы йорт тәрәзәсеннән егылып төшкән дә икенче кат биеклегендәге агач ботаклары арасында кысылып калган. Аны узгынчылар күреп калган, алар коткаручыларны чакырткан да инде.
Коткаручылар, махсус баскыч ярдәмендә ир янына менеп, һәм махсус корылма ярдәмендә аны аска төшергәннәр. Ашыгыч ярдәм аны дәваханәгә алып киткән. Каза күрүче ирнең шәхесе һәм вакыйганың сәбәпләре ачыклана, диләр Уфаның гражданнарны яклау идарәсендә.
Чыганак: bashinform.ru