

Октябрьский шәһәренең сәнгать мәктәбе директоры эш урынында легаль булмаган бизнес оештырган. Берничә ел эчендә аның кулына җиңел генә ярты миллион сумга якын акча килеп кергән.
Дүрт ел дәвамында ул укытучыларга ай саен премия түләгән һәм шул акчаның бер өлешен кире керттергән. Сәбәбен дә тапкап - имеш мәктәп ихтыяҗлары өчен. Шулай итеп ул 440 мең сумнан артык акчалы булган.
Мәктәп директоры судта үз гаебен таныган. Аны шартлы рәвештә дүрт елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Моннан соң әле ул дәүләт эшендә дә ике ел эшли алмаячак.
Чыганак: news102.ru