

Үткән якшәмбедә Ливиягә зур бәла килде: койма яңгырлар аркасында Дерна шәһәрендә ике зур буа ерылып, каланы су басты, меңнәрчә кеше гомере өзелде. Җимергеч ташкыннардан соң 10 меңнән артык кеше югалган. Әлегә расланган һәлак булучылар саны 5300дән артык. Су каланың тоташ кварталларын үзе белән алып киткән, кешеләрнең гәүдәләре диңгезгә агып киткән.
Зиратларда йөзләрчә җансыз гәүдә тезеп салынган һәм исән калганнар аларның кайсыберләрен генә таный ала. Халыкара Кызыл Тәре һәм Кызыл Ярымай җәмгыятьләре федерациясе һәлак булчылар саны 10 меңнән артып китүе ихтимал дип тагын да куркынычрак саннар китерә. Корбаннар саны 20 меңгә кадәр җитмәгәе дигән мәгълүматлар да бар.
Бөтендөнья сәламәтлек оешмасының коммуникацияләр буенча Ливиядәге милли хезмәткәре Дернадагы фаҗигане башка сыймаслык һәлакәт дип атаган.
Гражданнар авиациясе министры Хичем Чкиуат һәлак булучыларның гәүдәләре су агызып китергән урыннарда ята дип белдергән. “Җансыз гәүдәләр бөтен җирдә: диңгездә дә, үзәнлекләрдә дә, биналар астында да ята. Һич арттырмыйм: каланың 25 проценты юкка чыкты. Бик күп биналар җимерелде”,— дигән ул.
Социаль челтәрләрдә йөргән видеоязмаларда кешеләр йортларын пычрак су ташкыны басканда ярдәм сорап үкереп елыйлар. Икенче видеода елгага әверелгән су ташкыны урамнарда торган автомобильләрне йомычка урынан уйнатып алып китә.
Сондас Шувайб исемле блогер ташкын йортына бәреп кергәндә өйдә булуы турында сөйләгән. Интернетта басылган җанөшеткеч отчетында ул көчле ташкын агымында күкрәк балаларын күрүен сөйләгән. “Янымда да мәетләр, өстемдә дә мәетләр, астымда да мәетләр иде”, -дигән ул. Ул гаиләсен югалткан.
Норвегиянең качаклар эшләре буенча советы су ташкыны күз ачып йомганчы башка урынга күчергән дистә меңнәрчә кеше йортларына кире әйләнеп кайтудан мәхрүм, дип белдергән. “Су тоташ авылларны баскан һәм һәлак булучылар саны арта бара”, -дигән.
Хәсрәткә баткан кешеләр социаль челтәрләр аша туганнарын эзлиләр. Күпләр гадәттән тыш ярдәмнең сүлпән булуына, җирле властьларның буа ерылу куркынычы турында кисәтмәвенә әрни.
Ә бит инженерлар буа ерылып китү куркынычы һәм аны ашыгыч рәвештә ныгыту турында гомум кисәтү чыгарган булган. Күрәсең, аларны әллә ишетмәгәннәр, әллә ышанмаганнар. Кызганыч, бәла килгәндә генә сабак алабыз шул...
Быел әллә нинди бик авыр булды: ел башы белән Төркиядә җир тетрәп 55 меңгә якын кеше һәлак булды, берничә көн элек Мароккода җир тетрәве аркасында 3 меңгә якын кеше үлде, 5 меңнән артык кеше каза күрде. Инде менә Дерна шәһәрендә коточкыч һәлакәт. Кая бара бу дөнья?!.
Фото:spamchronicles.com