Хәвеф-хәтәр
13 сентябрь 2023, 13:09

Берьюлы 23 пластик операция ясаткан хатын үлгән

Бу хәл Санкт-Петербургта булган.

Берьюлы 23 пластик операция ясаткан хатын үлгәнБерьюлы 23 пластик операция ясаткан хатын үлгән
Берьюлы 23 пластик операция ясаткан хатын үлгән

Санкт-Петербургта берьюлы тәнендәге 23 урынга (аркасына, биленә, корсакның өске өлешенә, галифе зонасына, кабыргаларына липосакция; маңгай, каш өсте, каш асты, чигәләр, ияк, күкрәк бизләре, артсаны битләре  лифтингы) пластик операция ясаткан  47 яшьлек Анна Ф.  баш мие шешенүдән үлеп киткән. Суд-медицина экспертлары шундый нәтиҗәгә килгән.

SHOT Telegram-каналы язуынча, 6 сентябрьдә ясалган күптөрле операцияләрдән соң   Аннада анемия барлыгы ачыкланган. 8 сентябрь кичендә Аннаны Никифоров исемендәге Бөтенрусия ашыгыч һәм радиацион медицина үзәгенә илтәләр, әмма анда табиблар берни эшли алмыйлар. 9 сентябрьгә каршы төндә хатын үлә.

"Хәвефсезлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Аннага операцияне "Абриелль" клиникасының генераль директоры һәм баш табибы Мария Бурлова ясаган, аның медицинада 22 ел стажы бар.

Соңрак билгеле булуынча, Анна бу клиниканы уңай бәяләмәләр  буенча сайлый. Операциядән соң ул стационарда кала. Ике көннән соң аның хәле кискен начарлана, ул туганнары белән элемтәгә чыкмый башлый. Борчылып шалтыраткан якыннарына  медиклар Анна операциядән соң арыды һәм ял итә дип хәбәр иткән. Ә ире һәм кызын белән табиблар теләр-теләмәс кенә аралашкан.

Мәрхүмә хатынның якыннары полициягә мөрәҗәгать иткән.

Кызганыч... Һәм сәер. Теләсә нинди клиникада кечкенә процедура ясарга җыенсалар да, табиблар бармактан һәм кан тамырыннан анализ таләп итә (общий анализ крови һәм биохимия). Бу очракта анализларсыз кабул иттеләр микәнни? Анемия кадәр анемияне анализ күрсәтергә тиеш бит инде. Аннары, медицинада 22 ел стажы булган хирург 47 яшьлек хатынның   организмы   23 урынга операция ясатуны җиңел кичерер уйлады микән? 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас