

Ростов өлкәсенең Неклиновский районындагы Красный Десант хуторында мәктәпкә үтеп керергә маташканда үсмер дүрт кешене яралаган. Бу хакта төбәк губернаторы үзенең Телеграм-каналында хәбәр итә.
Төбәк башлыгы сүзләренчә, дүрт кешене җәрәхәтләгән үсмер битлек кигән булган. Яраланучылар – мәктәптә эшләүче өч хезмәткәр һәм укучыларның берсенең туганы.
“Һөҗүм итүчене шаһитлар тоткарлаган. Ул – шушы мәктәптә белем алучы психик авырулы 9 сыйныф укучысы”, – дип язган Голубев.
Табиблар җәрәхәтләнгәннәрнең хәлен җиңелчә авырлыкта дип бәяли, аларга медицина ярдәме күрсәткәннәр. Вакыйга урынында белгечләр эшли.
Нәрсә дип була инде бу вакыйгага карата? Бу – дәүләт уйлап чыгарган инклюзиянең “җимешләре”. Психик авырулары булган укучыларның сәламәт балалар белән белем алуы әнә шундый күңелсез хәлләргә китерергә мөмкин. Һәм бу беренче очрак кына түгел бит...
Чыганак: lenta.ru