Хәвеф-хәтәр
11 сентябрь 2023, 16:47

Малайның кулын ишеккә кыскан

Сәүдә үзәгендә бер хатын бәдрәфтән чыкканда таныш түгел малайның бармагын өздергән.

Малайның кулын ишеккә кысканМалайның кулын ишеккә кыскан
Малайның кулын ишеккә кыскан

Бу куркыныч хәл Санкт-Петербург шәһәренең сәүдә үзәгендә булган. Хатын-кыз бәдрәфтән чыккан вакытта малайны күрми кала һәм ишекне япканда, баланың кулы ишеккә кысылып кала. Хатын берни булмагандай кибетләр буйлап китә, ә зыян күрүче баланы хастаханәгә алып китәләр. Балалар микрохирургы Антон Волков  5 яшлек малайның  бармагын саклап кала алуы турында сөйләгән. Өзелгән бармакны тимер фиксатор белән ялгап куйганнар. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшерү эше башлаган. Саксызлык аркасында бер ирнең дә бармакларын калуы турында язып чыккан Телеграм канал. Мәскәү янында яшәүче ир дача сезонын япкан вакытта барлык бармакларыннан мәхрүм калган. 49 яшьлек ир күршесе белән ару гына кәеф-сафа корганнан соң салют атарга була. Әмма салютны җиргә куймый, кулына кысып тота. Салют урынына шартлау тавышы яңгырый һәм ир үзенең  бармакларсыз калганын аңлый... Чыганак: Лента.ру

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас