

Зилаер районы Иван-Кувалат авылында узган төндә 10 һәм 11 яшьлек балаларны эзләгәннәр. Аларның ни сәбәпле югалганы хәбәр ителми. Балаларның берсен төнлә үк тапканнар, икенче баланы – иртәнгә, дип хәбәр итә район хакимияте башлыгы Борис Мелкоедов. Ул эзләүләрдә катнашкан авылдашларга, полицейскийларга һәм волонтерларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Гомөмән алганда узган тәүлектә республикада 9 кеше югалган, дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында. Мәсәлән, Зианчура районының Исәнгул авылында бер ир, урман аша өйгә кайтырга уйлап, адашкан. Нефтекамада урманга гөмбә җыярга киткән 88 яшьлек бабай адашкан. Белорет районының Яңа Абзак авылында шулай ук “тыныч ау” яраткан хатын югалган. Учалы районы Вознесенка авылында өч кеше, юлсыз җирдән тәүдә машинада барып, соңыннан аны калдырып, җәяү урман аша китеп, аннан үзалл чыга алмаганнар. Кушнаренко районында гөмбә җыючы ир Каратәкә белән Берлек авыллары арасында адашкан. Барысы да исән-имин табылган, дип хәбәр итәләр ведомствода.
Чыганак: bashinform.ru