

Мароккода җир тетрәүдә үлүчеләр саны 2 меңнән арткан, тагын ике меңнән артыгы зыян күргән. Бу хакта Hespress газетасы Корольлек Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.
Элегрәк җир тетрәүдә 1037 кеше һәлак булуы һәм 1204 кешенең имгәнүе турында хәбәр ителгән иде.
«Үлүчеләр саны 2012 кешегә кадәр җиткән, 2059 кеше зыян күргән, 1404 кеше җитди җәрәхәтләр алган», — диелә хәбәрдә.
Хәтерегезгә төшерәбез, 6,9 магнитудалы җир тетрәү корольлекнең тарихи башкаласы – Марракештан 80 чакрым ераклыкта булган. Берничә торак пункт хәрабәләргә әверелгән, кварталларны тулысынча җир белән тигезләгән бу һәлакәт, анда әле дә коткаручылар эшли. Шулай ук, ЮНЕСКО исемлегенә кергән күп архитектур һәйкәлләр җимерелгән. Кешеләр ике тәүлек инде өйләренә кайтырга курка, урамнарда кунарга мәҗбүрләр. Туристлар ашыгыч рәвештә илдән чыгып китәргә маташа. Самолетка билетлар берничә тапкырга арткан.
АКШның геологик хезмәте хәбәр итүенчә, җир тетрәүнең эпиүзәге Аль-Хауз провинциясендә Игиль шәһәре янында булган. Ул Марракештан 70 чакрым ераклыкта урнашкан. Марокконың сейсмик агентлыгында җир 11 чакрым тирәнлектә тетрәгән диләр.
Чыганак: 1tv.ru