Хәвеф-хәтәр
9 сентябрь 2023, 08:10

Юл катогы астында калган

Фаҗига кичә Караидел районында теркәлгән.

smartik.rusmartik.ru
Фото:smartik.ru

“61 яшьлек  эшче юл катогы корбаны булган”, – дип хәбәр итәләр төбәкнең ЮХХДИ идарәсендә.

“Кичә кич Караидел районында Бөре-Тастүбә-Сатка юлының 74нче километрында 38 яшьлек ир, ремонт эшләре вакытында юл катогы белән идарә итеп, артка чигенгәндә,  машина артында телефоннан сөйләшеп торган 61 яшьлек эшчегә барып менгән”, – дип сөйләделәр республиканың дәүләт автоинспекциясендә.

Кызганычка каршы, ир ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче үлгән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас