Хәвеф-хәтәр
9 сентябрь 2023, 04:51

СВОдан отпускка кайткач, авариядә һәлак булган

Япь-яшь егетнең гомере өзелүе бик аяныч...

Кичә Күгәрчен районының Новопокровское авылында  махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбыз, ефрейтор Артем Гыйльмановны соңгы юлга озату мәрәсиме узды. Ул кыска вакытлы ялга кайтканда фаҗигале рәвештә юл-транспорт авариясендә һәлак булган.  Хәрби белән авыл мәктәбе янында хушлашканнар.

Артем 2003 елда шушы авылда туган, 9 сыйныфка кадәр башкорт гимназиясендә белем алган. 2019 елда Күмертау педагогия колледжына укырга кергән. 18 яшендә хәрби хезмәткә чакырылган. Хәрби хезмәтен 2021-2022 елларда Мәскәү өлкәсенең хәрби частенда үткән. Махсус хәрби операция башлану белән контракт буенча хезмәт итәргә карар иткән һәм 20 мартта РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән.

Артемның туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Япь-яшь килеш егетнең гомере өзелүе бик аяныч...

Чыганак: "Күгәрчен  хәбәрләре"

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас