Хәвеф-хәтәр
8 сентябрь 2023, 05:26

Русия төбәгендә җир тетрәгән

Аллаһ сакласын!

bangkokbook.rubangkokbook.ru
Фото:bangkokbook.ru

Камчатканың көнчыгыш ярында берничә минут аралык эчендә өч җир тетрәү очрагы теркәлгән. Бу хакта Русия Фәннәр академиясенең  Камчатка геофизик хезмәтендә хәбәр итәләр.

“Тын океанның Камчатка култыгында 3,1, 4,9 һәм 5,1 магнитудалы җир тетрәүләр теркәлгән. Җир тетрәү учаклары якынча диңгез төбенең  бер урынында 13тән алып 46 километрга кадәр тирәнлектә урнашкан булган”, – диелә институт хәбәрендә.

Анда җир тетрәү учакларыннан кеше яшәгән торак пунктка – Усть-Камчатск поселогына – кадәр  ара 100 км тәшкил итә, дип белдерелә. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас