

“Башавтотранс” әхлакый зыян өчен 500 мең сум компенсация түләячәк.
Башкортстан Республикасы Югары суды Уфа шәһәренең Калинин район суды чыгарган хөкем карарын үз көчендә калдырган. Суд пассажирка Елена Болдованы яклап чыккан.
2022 елның февраль аенда 69 санлы автобус водителе “75 санлы мәктәп” тукталышында ишекләрен яба һәм кузгалып китә. Бу вакытта пассажирка Болдова автобуска кереп барган булган. Ул автобус ишегенә кысылып калган. Водитель бу хәлне көзгесеннән күреп, китеп барган җиреннән генә автобус ишеген ачкан. Кыз юлга егылып төшкән һәм автобус тәгәрмәче астына кереп киткән...
Кыз авыр тән җәрәхзәтләре алган. Ул водительны судка биреп 800 мең сум күләмендә әхлакый зыян сораган. Суд 500 мең сум күләмендә түләтү турында карар чыгарган. Шулай ук, автобус водителен кеше сәламәтлегенә авыр зыян китергән юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен бер елга ирегеннән чикләгәннәр.
Чыганак: prufy.ru