

Белорет районында коткаручылар Ялангач тавында югалган 43 яшьлек турист Айрат Янбулатовны эзлиләр. Бу хакта кичә, 4 сентябрьдә, билгеле булды. Рус географик җәмгыяте оештырган марафон кысаларында катнашучы буларак ул тауган менгән, әмма билгеләнгән вакытка әйләнеп кайтмаган. Аның хатыны махсус хезмәтләргә мөрәҗәгать иткән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, эзләүләрдән соң “Малиновая” базасында аның машинасын тапканнар. Төн җитү белән эзләүләр туктатылган.
БРның Гадәттән тыш хәлләр комитетында хәбәре буенча, бүген, 5 сентябрьдә, туристны эзләүләрне дәвам итәр өчен Ка-32 янгын-коткару вертолетын җәлеп иткәннәр.
Төрле мессенджерларга җибәрелгән оринтировкалар ярдәмендә Айрат Янбулатовны эзләр өчен волонтерлар җыялар.
Чыганак: bashinform.ru