Хәвеф-хәтәр
4 Сентября 2023, 16:29

Руль артында утырган 14 яшьлек баланың гомере өзелгән

Кем аңа машина ачкычы биргән? 

Добавить в предпочтительные источники Google
Руль артында утырган 14 яшьлек баланың гомере өзелгәнРуль артында утырган 14 яшьлек баланың гомере өзелгән
Руль артында утырган 14 яшьлек баланың гомере өзелгән

Кырмыскалы районының Яңа Кыешкы авылында яшәүче 14 яшьлек бала юл һәлакәтенә очрап үлгән.

Бу аяныч хәл бүген 18 сәгать тирәсендә авылга якын җирдә булган, дип хәбәр иттеләр Республика автоинспекциясендә. Полиция хезмәткәрләре ачыклавынча, яшүсмер әти-әнисенең «десятка»сын урлап алы чыгып киткән. Дусты белән йөреп килергә уйлаганнар. Тәҗрибәсез водитель машина белән чокырга төшеп киткән: руль артындагысы бик нык имгәнеп вафат булган, янында утырган пассажир исән калган, тик аңа табиблар ярдәме кирәккән. Фаҗига урынына полиция һәм прокуратура тикшерергә килгән.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас