

Аргентинада бәби табарга дип киткән уфалы хатын үле килеш табылган. Бу хакта “Baza” Telegram-каналы хәбәр итә.
Басма язуынча, 29 яшьлек Елена (исеме үзгәртелгән) былтыр сентябрьдә кияүгә чыккан. Күп тә үтми илдә мобилизация башлангач, аның ире Тимур (исеме үзгәртелгән) Русиядән китәргә кирәк, дигән карарга килгән.
Яшьләр тәүдә Грузиягә юл алган, аннары Төркиягә. Елена балага узгач, ир белән хатын Аргентинага барырга хәл иткән.
Аргентинада Елена баласын исән-имин таба. Күп тә үтми яшь ананың Русиягә кайтасы килә, әмма Тимур моңа каршы була. Ир белән хатын еш кына сүзгә килә башлый. Чираттагы ызгыш-талаштан соң, яшь ана баласы белән бергә югары каттагы тәрәзәдән егылып төшә. Тимур сүзләренчә, аның хатыны бала тапканнан соң депрессиягә бирелгән. Әмма урындагы полицейскийлар ирнең Елена үлеменә катнашлыгы бар дигән версияне тикшерә.
Ә мәрхүмәнең туганнары Елена беркайчан дп суицид хакында фикер йөртми иде, ул бик тә позитив кеше иде, диләр. Соңгы тапкыр якыннар Елена белән 26 августта аралашкан. Анда яшь хатын аларга Тимурга кияүгә чыгуына үкенүен белдергән. Күп тә үтми Елена һәлак булган.
Чыганак: bashinform.ru