Хәвеф-хәтәр
2 сентябрь 2023, 17:43

Автобус биш кеше утырган эскәмиягә барып менгән

Бу хәл Нефтекамада булган. Зыян күрүчеләр арасында бер бала да бар. 

Автобус биш кеше утырган эскәмиягә барып менгәнАвтобус биш кеше утырган эскәмиягә барып менгән
Автобус биш кеше утырган эскәмиягә барып менгән

Бүген "Башавтотранс" оешмасының бер автобусы юл һәлакәтенә очраган.

Предприятие җитәкчесе Надир Самиев сөйләвенчә, кичке сәгать бишләр тирәсендә Нефтекамада ПАЗ автобусы алдына кинәт бер кыз йөгереп чыккан.56 яшьлек хатын-кыз-шофер, кеше таптатмыйм дип, тормозга басып, рулен читкә борган. Автобус перрондагы биш кеше утырган эскәмиягә барып менгән.

Юл-транспорт һәлакәте урынына Нефтекаманың АТП җитәкчесе дә килгән. Бу вакыйга факты буенча ЮХХДИ хезмәткәрләре тикшерү үткәреп, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

РБ Сәламәтлек саклау министрлыгы авария фнәтиҗәсендә биш кеше, шул исәптән ике бала зыян күргән дип хәбәр иттеләр. Барысы да Нефтекама шәһәр хастаханәсенә озатылган. Бишенче пациентны (13 яшьлек баланы) тикшергәннән соң табиблар өйләренә җибәргәннәр.

Автобус биш кеше утырган эскәмиягә барып менгән
Автобус биш кеше утырган эскәмиягә барып менгән
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас