Хәвеф-хәтәр
1 сентябрь 2023, 07:08

Янгыннан чыгып котыла алмаган

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.

Бүген төнлә Туймазыда Пугачев урамында урнашкан йортта янгын чыккан. Вакыйга урынына тиз арада Гадәттән тыш хәлләр көчләре килеп җитә. Янгынның бер бүлмәле фатирда чыгуы ачыклана. Ике кешене коткарганнар, 10 кеше үзаллы эвакуацияләнгән. Янгын чыгу турында билгеле булганнан соң 21 минут үтүгә аны сүндергәннәр.

Янгынны сүндерү барышында 42 яшьлек ир-ат гәүдәсе табылган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тикшерү төркеме һәм дознавателе янгынның ни сәбәпле чыгуын ачыклый. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас