

Петербургның Ломоносово шәһәрендә яшәүче Маргарита төнге сәгать берләр тирәсендә ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтыраткан. Мәхәббәт белән шөгыльләнгәндә Маргарита егетенең колак йомшагын аз гына тешләмәкче булган, әмма яратышканда шулкадәр дәртләнеп киткән ки, өзгән дә алган. Медикларга бу хәлне хатын шулай дип аңлаткан. Гашыйклар бергә яши.
Вакыйга урынына килгән медикларның коты очкан – 37 яшьлек Платонның колак йомшагы бөтенләй булмаган. Колагының тешләп өзелгән ул өлеше кроватьта яткан. Колаксыз кала язган ир дәваханәгә барудан баш тарткан. Медиклар аның ярасын эшкәрткән дә киткән. Платон үтә дәртле сөйгәненә полициягә гариза язып тормаган...
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.