+21 °С
Облачно


Чишмә районында салонында 12 кеше булган автобус, кюветка төшеп, ауган. БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте Енгалыш авылында теркәлгән.
Автобус водителе идарә итүне югалтуы билгеле. Ведомство хәбәре буенча, авария нәтиҗәсендә ике кеше җәрәхәтләнгән – алар әле Дим районы клиник хастаханәсендә.
Чыганак: bashinform.ru