Хәвеф-хәтәр
29 Августа 2023, 20:01

Мисырда ял иткән хатын улы белән батып үлгән

Бу хакта Иске Балтач авыл советында хәбәр иттеләр. 

Мисырда ял  иткәндә чыгышы белән Балтач районыннан булган  хатын һәм аның улы батып үлгән. Бу хакта Иске Балтач авыл советында хәбәр иттеләр.

38 яшьлек хатын һәм аның ире Балтач районында туган. Гаилә Түбән Камада яшәгән. Балаларга 9, 6 һәм 3 яшь. Моңа кадәр әтиләре Мисырга эшкә киткән булган. Әни кеше өч баласы белән аның янына барган.

Фаҗига буласы көнне гаилә кыргый пляжда ял иткән. Әтиләре һәм олы уллары бата башлаган. Әтиләрен якында йөзеп йөрүче спортчы коткарган. Әни кеше баласын коткарырга дип суга ташланган. Ике кече бала яр буенда калган.

Ана белән бала суда бата башлаганын күргәч, биредә яшәүче  бер ир аларны коткарырга дип суга кергән. Кызганычка каршы, алар өчесе дә батып үлгән.

Мәетләрне Русиягә алып кайту өчен туганнары акча җыйган. Аларны 26 августта җирләгәннәр. Әти кеше һәм ике бала әлегә Мисырда калачак, дип яза матбугат чаралары. 

Чыганак: ufa1.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас