Хәвеф-хәтәр
30 август 2023, 06:10

Апаны сәгать буе акча күчермәскә үгетләгәннәр

Уфа полицейскийлары молодец булып чыкканнар.

Апаны сәгать буе акча күчермәскә үгетләгәннәрАпаны сәгать буе акча күчермәскә үгетләгәннәр
Апаны сәгать буе акча күчермәскә үгетләгәннәр

Уфада уяу полиция хезмәткәрләре мошенникларга пенсионер апаны алдарга ирек бирмәгәннәр.

Олы яшьтәге ханым башкала сәүдә үзәкләренең берсендә хокук саклау органнарының игътибарын җәлеп иткән.  Ул банкомат янында кем беләндер  телефоннан өзлексез сөйләшеп торган.  Полиция хезмәткәрләренең “акча күчерүегезне туктатыгыз” дигән үтенеченә хатын берничек тә җавап бирмәгән. Алай гына түгел, йөгерә-йөгерә качкан.

Баксаң, апага янәсе дә  “банк”тан шалтыратканнар икән. Аңа “билгесез кешеләр счетыгыздан акчагызны  алырга тырышалар, ләкин аларның бу эшләре барып чыкмады,  чөнки банк счетыгызга  «защита»  куйды”  дип аңлатканнар.  Акчаны саклап калу өчен, аны  апа икенче   счетка күчерергә тиеш икән...

Паникага бирелеп, хатын банк бүлекчәсенә барган  һәм 100 мең сумнан артык акчасын алган.  Банк хезмәткәрләре операцияне башкарганда, күп тапкырлар ападан  акчаны нинди максатлар өчен алуын сораганнар. Ул  туганыма  кирәк,  фатир сатып ала дигән.  Шуннан соң аферистлар  такси чакыртып, апага  сәүдә үзәгендә урнашкан банкоматка барырга кушканнар. Анда аны шунда ук полиция хезмәткәрләре күреп ала. Әмма аларга да апа акча фатир сатып алу өчен туганыма кирәк дигән алдый.

Полиция хезмәткәрләре  апаны сәгать буе (!)  акчасын мошенникларга күчермәскә үгетлиләр. Ышандыра алмагач,   якындагы полиция бүлегенә барырга тәкъдим итәләр. Ханым шунда гына һушына килеп, барысын да сөйләп биргән.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас