

Август ахырында Санкт-Петербургта ике яшьлек малайны розеткага тоташтырылган махсус җайланма белән уйнаганда ток суккан. Баланың 26 яшьлек әнисе йорт эшләре белән булашкан. Улының ачыргаланып кычкыруына икенче бүлмәгә чыкса, тәне зәңгәр төскә кергән сабый һушсыз килеш идәндә ята. Клиник үлем хәлендәге баланы реанимациягә алып киткәннәр. Табиблар аңа баш мие шешенүе һәм электр җәрәхәте диагнозлары куйган. Тик медиклар никадәр баланың гомерен саклап калырга тырышсалар да, берничә көннән ул үлгән.
Ана кешенең сүзләренчә, прибор белән уйнаган вакытта улы аны үзе сүткән, шул сәбәпле фаҗига булган да инде.
"Саксызлык аркасында үлемгә китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хатынга ике елга кадәр колония яный.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.