

Мәскәүдә “Бистро-24” кафесендә шаурма һәм гриль тавык ите ашаган 53 кеше агуланган. Агуланган 53 кешенең 2-се балалар. 42 кеше инфекция дәваханәсенә салынган, аларның унысы амбулатор дәвалануга җибәрелгән. Бактериологик тикшерүләр күрсәтүенчә, тикшерелгән 20 кешегә сальмонеллез диагнозы куелган, анализларның бер өлеше тикшерү үтә.
Бу хакта Роспотребнадзорның Мәскәү идарәсе белдерә.
Эпидемиологик тикшерүләр барышында сатудан кайда җитештерелгәне билгесез булган, җитештерелгән һәм яраклылык вакыты күрсәтелмәгән маркировкасыз 180 килограмм продукция алынган.
Әйткәндәй, бу Русиядә шаурма белән агулану буенча беренче очрак кына түгел.
Фото:vop.ru