+21 °С
Болытлы


Чандар авылы тирәсендә, Уфа-Иглин-Красная горка-Павловка юлының 82нче километрында бүген, 28 августта, кичке сәгать бишләр тирәсендә юл һәлакәте теркәлгән. “Шакман” зур йөк машинасы водителе, идарә итүне югалтып булса кирәк, транспорт чарасын аударган.
Машина йөртүче һәм аның җитде яшьлек улы алган тән җәрәхәтләреннән һәлак булган. Авария урынында тикшерү-оператив төркем эшли.
Юлның бу өлешендә транспорт чаралары өчен реверсив хәрәкәт оештырылган.
Чыганак: bashinform.ru

