+21 °С
Болытлы


Уфада С.Перовская урамындагы йортның 3 нче катыннан бер бала егылып төшкән. Тиз арада вакыйга урынына ашыгыч хезмәтләр килеп җиткән.
Ашыгыч ярдәм бригадасы 2020 елгы малайны җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып киктән. Бу хакта Уфаның гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Беренчел мәгълүматлар буенча, фатирда бала ялгызы булган. Әнисе әйтүенчә, ул улын йоклаган арада кибеткә чыгып керергә уйлаган. Әнисе юкта бала уянып, тәрәзәне ачкан да егылып төшкән.
Чыганак: bashinform.ru