Хәвеф-хәтәр
25 август 2023, 05:26

"Пригожинның үлеме ил өчен зур югалту"

Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров Евгений Пригожинның үлемен Русия өчен зур югалту дип атаган.

zhena-muzh.ru "Пригожинның үлеме ил өчен зур югалту"zhena-muzh.ru "Пригожинның үлеме ил өчен зур югалту"
"Пригожинның үлеме ил өчен зур югалту"Фото:zhena-muzh.ru

“Вагнер” шәхси хәрби компаниянең җитәкчесе Украинада барган махсус операциягә зур өлеш кертте, ди ул. “Аның ил алдында күрсәткән хезмәтләрен инкарь итеп булмый. Ул нинди генә булса да, Русия өчен күп хезмәт күрсәтте”.

Рамзан Кадыйров Пригожинның оештырырга маташкан баш күтәрү акциясен хупламады. Әмма алар дус булганнар. 62 яшьтә булуына карамастан, Евгений Пригожин бик актив булган, Рамзан Кадыйров аңа Ливия һәм Африкадагы кайбер мәсьәләләр буенча ярдәм иткән. Пригожин Грозный шәһәренә берничә тапкыр барган, Рамзан Кадыйров бер сәфәре вакытында аңа “Аерым хезмәтләре өчен” медале тапшырган. Алар бер-берсен туган дип санап йөргән. Кайбер чакта тормышка карашлары туры килмичә, сүзгә килешкән чаклары да булган.

23 август көнне Тверь өлкәсендә бизнес-джет һәлакәткә очрап, килеп төште. Росавиация биргән мәгълүматларга караганда, самолеттагы 7 пассажир арасында Евгений Пригожинның да фамилиясе бар. Күп очракта Пригожин үзе урынына адашларын да утыртып җибәргәлән. Ул шулай берничә тапкыр үлемнән котылып калган. Бу юлы Пригожин үзе булганмы, моны генетик экспертиза ачыклаячак. Аның белән “Вагнер”ның командиры, Пригожинның уң кулы Дмитрий Уткин да булган.

“Мин Пригожинны күптән беләм, - диде РФ Президенты Владимир Путин. – 90нчы еллардан. Ул бик авыр язмышлы кеше, тормышта хаталары да күп булды, бөтен нәрсәгә үз көче белән иреште. Үзе өчен дә, мин сораган нәтиҗәләргә дә. Аеруча соңгы айларда ул күп нәтиҗә бирде. Ул бик талантлы кеше, эшкуар иде. Һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашам”.

Чыганак: news.mail.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас