Хәвеф-хәтәр
23 август 2023, 13:54

Әтисен дә, улын да коткара алмаганнар

Ирләр гаражга гына кергән булганнар...

https://gkchs.bashkortostan.ruhttps://gkchs.bashkortostan.ru
https://gkchs.bashkortostan.ru

Бүген, 23 августта, Белоретта фаҗига булган.

Әтисе белән улы Тюленин урамындагы гаражга барганнар. Әмма алар гараждан чыга алмаган: һуштан язганнар...

Шаһитлар ашыгыч хезмәтләргә хәбәр иткән. Коткаручылар килгәнче алар 65 яшьлек ирне үз көчләре белән гараждан чыгара алган. Ә 39 яшьлек ир базда булган, аны альпинистлар җайланмасы белән коткаручылар күтәргән.

Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре каза күрүчеләргә реанимация чаралары ясаган. Әмма, ни кызганыч, ирләр икесе дә үлгән.

Якынча мәгълүмат буенча, алар исле газ белән агуланган, диләр коткаручылар.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас