+21 °С
Болытлы


Уфаның “Сипайловский” сәүдә комплексыннан 70 кешене эвакуацияләгәннәр. Шуларның 10сы – балалар.
Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк бүлеге матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр. Рәсми мәгълүматлар буенча, эвакуациянең төп сәбәбе – кибетләрнең берсендә плафонда кыска ялганыш булган. Бәхеткә, ул зур янгынга әйләнеп китәргә өлгермәгән. Сәүдә комплексына ашыгыч хезмәт белгечләре юлланган.