Хәвеф-хәтәр
22 август 2023, 09:02

Машинадан чыкканда кыз баланың аягы шприц энәсенә кадалган

Куркуга төшкән гаилә ВИЧка һәм башка авыруларга тапшырылган анализлар нәтиҗәләрен  көтә.

Каршерингта (арендага алынган җиңел машинада) 10 яшьлек кыз аягына билгесез матдә белән шприц   кадалган. Укучы кыз аны күрмәгән.

Вакыйга Мәскәүнең Крылатский районында шушы көннәрдә  теркәлгән. 46 яшьлек ир хатыны һәм 10 яшьлек кызы белән “Крокус” сәүдә үзәгенә җыенган. Моның өчен алар Belkacar сервисы аша «Джили” автомобилен арендага алган. Сәүдә үзәгенә барып җиткәч, машинадан чыкканда кыз бала аягы балтырына кисәк  нидер кадалуын сизгән. Аның аягы каный башлаган. Арткы утыргыч астын тикшереп карагач, кызның әтисе утыргычтан  эчендәге аксыл сыеклык булган шприцның энәсе чыгып торуын күргән.

Ата-ана кызын тиз арада дәваханәгә алып барган, анда алар барлык анализларны тапшырган. Һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. Билгесез матдә белән шприцны экспретизага җибәргәннәр. Полиция хезмәткәрләре моңа кадәр машинаны арендалаган кайсы водитель шундый “бүләк” калдырганын ачыклап маташа.

Икенче көнне кыз бала аягына кадалган шприцның эчендә мефедрон булуы ачыкланган. Наркотикларны законсыз сату турында җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итәләр  Мәскәү  буенча Эчке эшләр министрлыгында. Каршерингта әлеге матдә белән шприцны  калдырган кешегә 8 елга кадәр колония яный.

Гаилә ВИЧка һәм башка авыруларга тапшырылган анализлар нәтиҗәләрен  көтә. Шприцта бармак эзләре юк, бу машинаны арендага алган  наркоман дип шикләнелгән кешене эзләүне катлауландыра.

Belka Car шприц белән булган вакыйгадан соң ашыгыч рәвештә хокук бозучыларны ачыклауның яңа системасын кертә һәм автомобильләрне өстәмә тикшерү алгоритмнарын эшли. Боларның барысы ничек эшләячәге әлегә билгеле түгел, әмма системаны август ахырына кадәр эшләтеп җибәрергә вәгъдә итәләр, ул водитель рейтингына тәэсир итәчәк. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас