Хәвеф-хәтәр
21 август 2023, 07:19

Җир асты коллекторына экскурсиягә төшкәннәр

Кичә, 20 август кичендә коткаручылар башкаланың “Зарядье” паркыннан ерак түгел  Мәскәү елгасыннан бер кеше гәүдәсен чыгарганнар.  Елгадагы мәетне  Мәскәү елгасы буйлап узып баручы теплоход капитаны күреп калган. Ул коткаручыларны чакырткан.

Бүген иртән шул ук “Зарядье” паркыннан ерак түгел коллектордан (суүткәргеч системалары корылмасы) коткаручылар махсус корылма ярдәмендә тагын бер кеше гәүдәсен ярга алып чыкканнар. Ул кичәге мәет табылган урын янындагы коллекторда табылган. 

Бераздан коллекторда суга тончыгып үлгәннәрнең шәхесләре  билгеле булды. Алар – “Ланит” төркеме хезмәткәре Дмитрий Маркушинның 15 яшьлек кызы Виктория һәм аның туганының улы, 17 яшьлек Глеб. Маркушин һәм үсмерләр диггерлар (су асты объектларын өйрәнүчеләр)  белән Неглинка елгасы тирәсендә су асты коллекторлары буйлап экскурсиягә чыккан булганнар. Әмма Мәскәүдә кичә кич көчле койма яңгырлар үтте, шунда алар тончыккан да инде, күрәсең...

Дмитрий Маркушинның кайда икәнлеге әлегә билгесез. 

Әйткәндәй, һәлак булучылар саны артырга да мөмкин, чөнки бу экскурсиягә ким дигәндә 10 кеше язылган булган...

Табигать кочагына экскурсиягә чыгу күңелле ул, ә менә су коллекторына төшүне аңлап бетә алмыйм...

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас