

Вакыйга Омскида теркәлгән. 28 яшьлек Кристина Богачёва, үзенең “Хонда-Торнео” машинасында күп катлы йорт ихатасыннан чыкканда “Хундай” автомобиле белән бәрелешкән. Ул шунда ук һәлак булган. “Хундай”ның 21 яшьлек водителенә зыян килмәгән, ә менә аның 4 пассажиры җитди җәрәхәтләр алган.
SHOT Telegram-каналы язуынча, ул көнне Кристинаның ире, 30 яшьлек Константин Богачёв үз-үзенә кул салган, шуңа яшь хатын кичекмәстән фаҗига урынына ашыккан. Ир белән хатынның 1,6 яшьлек улы калган. Константин белән Кристина Богачёвлар остеопат һәм мануаль терапевтлар булып эшләгәннәр, аларның шәхси “Богач” клиникалары булган.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.