

Мәскәү өлкәсендә урманга гөмбәгә киткән 82 яшьлек әби адашкан. Аны агачка бәйләп куелган килеш тапканнар.
Вакыйга Сергиев-Посад округындагы урманда була. Пенсионер хатын ул-бу була булса дип, агач башында төн кунуга шактый гына яхшы әзерләнгән. Тәҗрибәле гөмбәче әбинең баулардан тыш азык-төлек, су запасы һәм телефоны да үзе белән булган.
Әбине тапкач, тәҗрибәле коткаручылар да гаҗәпкә калган. Өлкән яшьтәге хатынны кич белән соң гына сазлыклы урында күреп калалар. Ул агач башында утырып торган. Әби бераз йоклап алырга җыенган, шул арада егылып төшмәс өчен, үз-үзен агачка бәйләп куйган.
Бәхеткә, аны коткаручылар таба – әбигә агач башында төн үткәрергә туры килми. Аңа медицина ярдәме дә таләп ителми. Әби өенә кайтып китә, диелә хәбәрдә.
Чыганак: "Интертат"