+21 °С
Болытлы


Бүген, 18 август көнне, сәгать иртәнге 6 тирәсендә, Стәрлетамак шәһәре урамында үтеп баручылар җирдә ике яшүсмер ятканын күргәннәр. Аларның икесе дә аңсыз хәлдә булган. Кешеләр ашыгыч ярдәм чакыртканнар, табиблар аларны хастаханәгә алып киткән.
"Хәлләре бик иде. Әлеге вакытта көчкә берсе аңына килде", - дип хәбәр иттеләр БР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Яшүсмерләр 15 һәм 16 яшьлекләр. Анализ нәтиҗәләренә караганда, алар билгесез матдә белән агуланганнар.