

Бөре районында полициягә 64 яшьлек хатын-кыздан гариза килгән. Ул акчасын арттыру максаты белән чит кешегә күчергән, ә алар мошенниклар булып чыккан.
Беренчел мәгълүматлар буенча, гариза бирүченең телефонына бер кеше шалтыратып, үзен финанс менеджеры дип таныштырган. Трубкадагы тавыш хатынга өстәмә акча эшләүнең отышлы шартларын тәкъдим иткән. Ханым менеджерның матур сүзләренә ышанып, 1,5 млн сумнан артык җыйган акчасын күчергән. Аннары, телефон аша сайттан артканын күзәтеп, аферистлар аны тагын да күбрәк акча кертергә күндергәннәр. Ул вакытта зыян күрүче 3 млн сумлык берничә кредит рәсмиләштергән һәм шулай ук аларны брокерлык исәбенә керткән.
Акча көннән-көн артканына шатлагып бетә алмаган. Тагын күбрәк сумма эзли башлаган. Бер танышыннан бурычка 2 миллион сума алып салган. Аферистлар хатыннан үзләренә кирәкле сумманы алганнан соң, югалганнар, ә брокерлык счеты юкка чыккан.
Зыян күрүче алданганын аңлагач, полициягә мөрәҗәгать иткән. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган. Ксения Калинина фотосы.