

Республикада эпидемия сезоны башланганнан алып Башкортстан медицина оешмаларына талпан тешләү очраклары белән 9 115 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 3 234е – балалар. 2023 елда барлыгы 13 инфекцион талпан боррелиозы һәм җиде талпан вируслы энцефалит очрагы теркәлгән. Бу хакта Роспотребнадзорның төбәк буенча идарәсендә хәбәр итәләр.
Күзәтчелек ведомствосы август башында талпан тешләве сәбәпле өзлегүләргә дучар булган Русиянең туп белән хоккей буенча чемпионы 17 яшьлек Евгений Хвальконың үлүе турында сөйләде. Бөҗәк талпан энцефалитлы булып чыккан. Кызганычка каршы, әлеге вакытта кешеләр һәм хайваннар өчен хәвефле булган инфекциядән махсус дару юк. Бердәнбер саклану чарасы – вакцинация.
“Талпаннар тәүге көзге кыраулар төшкәнче актив булып кала. Талпан энцефалитын йоктыруның иң югары хәвефе Себердә, Идел буе федераль округында, Төньяк-Көнбатыш һәм Үзәк федераль округларның кайсыбер төбәкләрендә теркәлгән”, – диләр Роспотребнадзорның БР буенча идарәсендә.
Чыганак: bashinform.ru