Хәвеф-хәтәр
17 август 2023, 04:57

Бензовоз юл астына төшеп киткән

Цистернадагы ягулык ни хәлдә соң?

БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.
Фото:БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.

Мәчетле районында хәвефле йөк белән зур йөк машинасы ауган. БР буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген, 17 августта, Большеустьикин авылы тирәсендә 36 яшьлек водитель, “МАН” бензовозы белән кюветка төшеп киткән.

Йөк машинасы 20 тонна ягулык ташыган. Вакыйга урынына тиз үк дәүләт автоинспекциясе, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килгән.

“Бензовоз Екатеринбург ягыннан Ачит-Мәсәгуть  Р-350 юлы буйлап хәрәкәт иткән. Һәлак булучылар юк, водитель үзе генә каза күргән. Аны дәваханәгә алып киткәннәр. Ягулык агып чыкмаган. Махсус һава-күбек мендәре булдырылган. Юл һәлакәте тирәсендә хәрәкәт барышына зыян килмәгән, бар да гадәти режимда дәвам итә. Бензовозны юлга алып чыгу өчен махсус техника юнәлтелгән”, – диләр БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас