Хәвеф-хәтәр
16 август 2023, 05:41

Вейплар тартырга яраткан үсмер иртән уянмаган

Кайсыбер белгечләр вейпларны гадәти тәмәкедән дә зыянлырак, ди. 

457100.ru457100.ru
Фото:457100.ru

Мәскәүдә 16 яшьлек вейплар яратучы үсмер ваннада электрон тәмәкеләр белән артык мавыкканнан соң, үлгән.

Фаҗига атна башында Щербинка шәһәр округында теркәлгән. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаган Андрей әтисез тәрбияләнгән. Ул бик тә электрон тәмәкеләр тартырга яраткан. Былтыр аны хәтта иҗтимагый урында  вейп тартканы өчен балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә исәпкә куйганнар.

Мәрхүм үсмернең туган тиешле апасы сүзләренчә, Андрей 13 август кичендә өйгә кайткан. Төнге сәгать унберенчеләрдә  ул ванна кергән. Бөтен фатирга татлы ис таратып, ваннада вейплар тартып яткан.

Бер сәгатьтән үсмер үзен начар хис иткән. Ул коскан. Андрей, төнлә тагын күңеле болганса дип, кровате янында тас куеп, йокларга яткан.  Иртәнге алтылар тирәсендә, эшкә китәр алдыннан малайның туган тиешле апасы аны тикшергән. Үсмер йоклап яткан. Ә инде сәгать уникеләр тирәсендә хатынның Андрей белән бергә фатирда булган кызы шалтыратып, үсмернең уянмавын хәбәр иткән. Ашыгыч ярдәм чакыртканнар, тик үсмер инде үлгән булган.

Малайның үлеменең төгәл сәбәбен суд-медицина экспертлары билгеләячәк. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас